1 нче ноябрь көнне Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Россия – күпмилләтле дәүләт» дигән танып-белү чарасы узды. Аны көндезге бүлек тәрбиячесе Наталья Белова үткәрде.
Балалар төрле милләтләр һәм Россиянең дәүләт символлары турында викторина сорауларына җавап бирделәр. Балалар халыкларның бердәмлеге турында мәгълүматны анализларга, үз ватаннары өчен горурлык белдерергә, төрле милләт кешеләренә карата толерантлык күрсәтергә өйрәнделәр. Шулай ук дәрес барышында тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр иҗади эшләр башкардылар, балалар рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды.