Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Ярмалар терапиясе» технологиясе буенча эш дәвам итә. Бу социаль хезмәт алучыларның сәламәтләндерү һәм гомуми торышын яхшырту, кәефне күтәрү, иҗади фикерләүне, хәтер һәм игътибарны, кулларның вак моторикасын үстерү алымнарының берсе.
Ярмалар белән эшләү өлкәннәргә социаль-хезмәт һәм коммуникатив күнекмәләрен югалтмаска ярдәм итә. Дәресләрне уздырганда социаль хезмәткәрләр традицион булмаган рәсем ясау техникаларын кулланалар. Ярмаларны барлау, алар ярдәмендә кулларга массаж ясау интеллектуаль сәләтләрне, сөйләм эшчәнлеген формалаштыруга, гражданнарның психик һәм физик үсешен сакларга ярдәм итә.