Министр Эльмира Зарипова Алабуга районында булып кайтты

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

Алабуга муниципаль районына эш сәфәре кысаларында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булды. Визит барышында ул учреждение территориясен – бакча һәм эчке ишегалдын карап чыкты.

Интернат-йорт директоры Кирилл Мокшин учреждениенең 2021 елда территорияне төзекләндерү эше, киләчәккә планнар турында сөйләде. Шулай итеп, быел иске агачлар киселгән, рулонлы газон җәелгән, декоратив үсентеләр утыртылган. Фонтан территориясенә җитди игътибар бирелгән, анда җәяү йөрү өчен уңайлы яңа юллар салынган, газон чирәме, чәчәкләр утыртылган. Фонтан үзе ремонтланган һәм буялган. Шулай ук быел ишегалды территориясе тәртипкә китерелгән: җәяүлеләр өчен юллар төзелгән, чәчәкләр белән клумбалар җиһазландырылган, агачлар утыртылган. Ял итү өчен ишегалдында беседка урнаштырылган. 2022 елда территорияне яшелләндерүне дәвам итү, бакчаны зоналаштыру буенча эшләр башкару планлаштырыла.

Шулай ук эшлекле сәфәр кысаларында министр Э. Ә. Зарипова гражданнарны кабул итте һәм татарстанлыларны борчыган сорауларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International