ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Сәрдегән авылында  яшәүче Закирова Бибиниса Зыятдин кызына  шушы көннәрдә 90 яшь тулды.

Шушы көннәрдә “Тәтеш балкышы” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең мобиль бригадасы ведомстволар арасындагы план буенча районның ерактагы торак пунктларына чыккан.  

Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фонды белгечләре тарафыннан “Бала хокукы – уртак кайгырту” дип аталган арт-акция игълан ителде. Әлеге чараның төп идеясе балалар хокукын арт-объектлар форматында ачып бирүдән гыйбарәт.
Бүген Тукай районы “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Халыкара кошлар көненә багышланган экологик викторина уздырдылар.
 Чара барышында яшүсмерләр әкият геройларының проблемалары чишкәннәр.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Бөгелмәнең “Радуга” комплекслы узәге социаль педагоглары рәхмәт сүзләре язылган котлау открыткалары әзерләделәр. Солдат өчпочмаклары формасындагы открыткалар Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе вәкилләре белән бергә ясалды.
Бүген Тукай районы "Шәфкать" үзәгендә сәламәт тормыш рәвешен пропагандалый торган "Сәламәтлеккә адым" дигән чара узган. Акциядә төрле категория гаиләләрдән балигъ булмаганнар катнашкан. 
Шушы көннәрдә Казанның Яңа Савин районында ветераннарга юбилей медальләре тапшырылган. Ветераннарны бу көнне Казан шәһәр Думасы депутаты Дамир Мөхәммәтшин, районның хәрби комиссары Михаил Венедиктов, районнар башлыгы урынбасары Татьяна Агафетова тәбрикләгән.
Лаеш тернәкләндерү үзәгендә "Безнең сәламәтлегебез - безнең кулларда" дигән чара оештырганнар. Дәвалау физик культурасы буенча инструктор  спорт эстафеталары һәм викториналары уздырган.
30 нчы марттан 1 апрельгә чаклы Алабугада "Ак дача" ял базасында "Җиңү волонтеры" проекты  кысаларында "Җиңү волонтеры" социаль менеджмент гамәли академиясе узган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International