ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2014 ел
җомга
22 нче апрельдә Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эш урыннары булмаган гражданнар өчен  вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздыралар.  
21 нче апрелдән 29 нчы апрельгә чаклы Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының  вәкаләтле вәкилләре тарафыннан Аксубай халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең  халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт гарантияләрен үтәү, инвалидларны эшсез сыйфатында теркәү буенча эшчәнлеген тикшерәчәкләр.
Шушы көннәрдә Яр Чаллы "Изгелек" тернәкләндерү үзәгендә "Брейн-ринг"  интеллектуаль уены булып узган.  Биредә Татарстанның төрле почмакларыннан килгән 48 тернәкләнү узучы кеше катнашкан.
Мәдәният елы  кысаларында Республика "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге белгечләре балалар өчен тулы бер чаралар комплексы әзерләделәр.  Махсуслашкан учреждениеләрдә һәм күпбалалы гаиләләрдә  тәрбияләнүче балалар К.Тинчурин исемендәге  театрда "Шүрәле он-лайн", "Али-баба һәм 40 юлбасар"  дигән спектакльләр карадылар.  Шулай ук балалар Болактагы театрның "Чудим" спектаклен дә  тамаша кылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International