Арчада социаль хезмәт алучылар мастер-класста катнаштылар

2021 елның 10 сентябре, җомга

Шушы көннәрдә Арча муниципаль районы «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Экстремизмга – юк!» декадасы кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен чара уздырылды. Аны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре һәм психологы әзерләде һәм үткәрде.

Чарада катнашучылар белән үз вакытындагы гамәлләрнең террорлык актын булдырмаска, үзеңә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә тормышны саклап калырга ярдәм итә алуы турында әңгәмәләр үткәрелде. Шулай ук чарада катнашучыларны уяу булырга һәм башкаларга битараф калмаска өндәделәр.
Профилактик әңгәмәдән соң социаль хезмәт алучыларга айрис фолдинг техникасында «Без террорга каршы» дигән билге-карточкалар ясау буенча мастер-класста катнашырга тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International