«Астра» тернәкләндерү үзәгендә балаларның иҗади сәләтләрен үстерәләр

2021 елның 17 августы, сишәмбе

Алабуганың «Астра» тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Җәйге кәеф» дигән уртак коллаж эшләгәннәр.

Зур кызыксыну белән балалар һәм олылар күбәләкләр һәм чәчәкләр ясадылар. Һәр катнашучы үзенең иҗади идеяләрен, чәчәкләр чишелешен тәкъдим итте. Күләмле эшләнмәләр ясау барышында традицион булмаган аппликация техникасы белән таныштылар. Иҗади дәрес балаларны һәм ата-аналарны якыннанрак тупларга, аларның иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International