2021 елның 4 августына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 18 107 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 279 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,89 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 52 132 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 4 940 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,35 кеше тәшкил итә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 479 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 26 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.