Эшче төркем Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына әзерлек турында фикер алышты

2021 елның 30 июле, җомга

Бүген, 30 июльдә, социаль инклюзияне үстерү, шулай ук 2022 елда Казан шәһәрендә узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары мирасы буенча эшче төркем утырышы узды. Чара читтән торып үткәрелде.

Эшче төркемне Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова җитәкли. Анда шулай ук «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» АКБО, Россия Махсус Олимпиаданың Татарстан Республикасы бүлеге, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Социаль үсеш идарәсе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, «Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт университеты» ЮҺБ ФДБМУ, «Балаларда көч» Хәйрия фонды, Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе һәм Физик культура һәм спорт комитеты вәкилләре керә.

Киңәшмә кысаларында Бөтендөнья кышкы уеннар чараларын уздыруга әзерлек барышы һәм менталь тайпылышлары булган кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту буенча чараларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Шулай ук социаль инклюзияне үстерү һәм үсеш үзенчәлекләре булган затларны, аларның сәләтләрен исәпкә алып, тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләренә җәлеп итү өчен өстенлекле эш юнәлешләре каралды. Моннан тыш, бүген, кергән тәкъдимнәрне исәпкә алып, төрле өлкәләрдә, шул исәптән сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль яклау, физкультура һәм спорт өлкәләрендә киләчәк эшнең юнәлешләре билгеләнде. Комплекстагы барлык бу чаралар да инвалидларның, шул исәптән менталь тайпылышлары булган булган затларның, аларның якыннарының һәм туганнарының тормыш шартларын һәм сыйфатын яхшыртырга һәм күтәрергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International