Лениногорск районы территориясендә «Яшүсмер» ведомствоара профилактик операциясе актив тормышка ашырыла. Операция кысаларында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре социаль куркыныч хәлдә булган 29 гаиләдә булдылар. Чара барышында балигъ булмаган балаларның яшәү шартлары тикшерелде.
Бүгенге көндә барлык бу гаиләләрнең йортларында автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырылды, приборларның эшкә яраклылыгы тикшерелде. Шулай ук белгечләр гаилә әгъзалары белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрделәр.
ТКХ хезмәтләре өчен бурычлары булган өч гаиләгә бурычларны реструктуризацияләү турында килешү төзүдә ярдәм күрсәтелде.
Шулай ук районда социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру буенча эш алып барыла. Җәйге чорда вакытлы эш белән тәэмин итү шартларында мәшгульлек үзәге ярдәме белән җиде яшүсмер эшкә урнаштырылган. Лениногорск муниципалитеты тарафыннан җәйге сәламәтләндерү, спорт, ишегалды һәм мәктәп яны лагерьларына, шифаханәләргә юлламалар бүлеп бирелгән.
Социаль участокларда профилактик чаралар үткәрелә. Шулай итеп, «Исток-Башлангыч» үзәге белгечләре 457 социаль хезмәт алучы белән «Сак булыгыз, ачык тәрәзә», «Сулыкларда үз-үзеңне тоту» дигән темага инструктажлар үткәрделәр.