Бу атнада «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм Теләче районы профилактика субъектлары тарафыннан социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр буенча ведомствоара рейд оештырылды. Ведомствоара эшнең максаты булып йортларда автоном янгын хәбәрчеләренең эшчәнлеген тикшерү тора.
Комиссия составына гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы Ф. Т. Гайнетдинова, гаилә иминсезлеген кисәтү буенча инспектор И. Р. Моталлапов, опека һәм попечительлек органы белгече Н. Р. Исламова, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы сәркатибе Р. В. Лукина керде.
Ата-аналар белән җәйге каникуллар вакытында балигъ булмаганнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча профилактик әңгәмә, янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде, ә балаларга суда, юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм «Куркынычсыз җәй» дигән буклетлар тараттылар.