Татарстанда картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортларда социаль хезмәт алучылар арасында «Безнең як осталары» конкурс-фестивале старт ала. Конкурсның максаты – интернат-йортларда социаль хезмәт алучыларның иҗади активлыгын стимуллаштыру, шулай ук өлкән буынның һөнәри тәҗрибәсен, күнекмәләрен һәм осталыгын өйрәнү һәм тарату.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
- «Декоратив-гамәли иҗат»;
- «Пешерү осталыгы»;
- «Нәфис сүз».
Катнашу өчен гаризага теләсә нинди уңайлы ысул белән төшерелгән яки ясалган видеоролик та кушыла (Нигезләмәне карагыз).
Конкурс эшләре 2021 елның 9 августыннан 24 августына кадәр кабул ителә. Аларны түбәндәге ысулларның берсе белән җибәрергә мөмкин:
электрон почта аша rrc.org@bk.ru адресына («Безнең як осталары» дигән тамга белән);
420107, Казан шәһәре, Петербург ур., 40 йорт адресы буенча.
Конкурска йомгаклар агымдагы елның сентябрендә ясалачак.
Конкурсны уздыру мәсьәләләре буенча консультацияләрне координатордан – «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин ит һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге» ДКУ алырга була: Казан шәһәре, Петербург ур., 40, 205 каб. яки (843) 236-45-56 телефоны буенча.