«Игелек юлы белән» проекты кысаларында мохтаҗ түбәнкамалылар әйберләтә ярдәм алдылар

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

Түбән Кама шәһәренең «Гаилә» мәдәни үсеш һәм гаиләгә, аналыкка һәм балаларга социаль ярдәм үзәге быел РФ Президенты грантын отты. «Игелек юлы белән» проектын тормышка ашыру өчен 397 370 сум акча бүлеп бирелгән иде. Проект авыр тормыш хәлендә калган һәм авыл җирендә яшәүче кешеләрне социаль яклауга юнәлдерелгән.

Проектның партнеры булып Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге тора. Проектны тормышка ашыруның беренче этабы кысаларында үзәк белгечләре шәһәр һәм районда яшәүчеләр арасында мәгълүмати-агитация эше алып бардылар: түбәнкамалылар элеккеге әйберләрне «Гаилә» АКБОның социаль складына тапшыру мөмкинлеге, ә авыл җирлекләрендә яшәүчеләр – проектны тормышка ашыруның башлануы һәм бушлай кирәкле әйберләр алу мөмкинлеге турында белделәр.

Әйберләтә ярдәмне авылда яшәүче мохтаҗ гражданнар ала алдылар: күп балалы гаиләләр, ялгыз аналар, тол хатыннар, пенсионерлар, инвалидлар һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләр, шул исәптән «Веста» үзәгенең социаль хезмәт алучылары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International