«Өмет» үзәге социаль педагоглары ишегалды уеннары уздырдылар

2021 елның 23 июле, җомга

Кайбыч районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары Ульянково авыл җирлегенең 3 нче социаль участогы территориясендә кечкенә хезмәт алучылар белән эш алып бардылар. Чара «Яшүсмер-2021» ведомствоара профилактик операциясенең «Каникуллар» этабы кысаларында оештырылды.

Очрашуның максаты балаларның файдалы һәм кызыклы ялын оештыру, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен һәм уңай кызыксынуларын формалаштыру иде. Саф һавада балалар һәм педагоглар ишегалды уеннары уйнадылар, шул рәвешле физик сәламәтлекне, зирәклекне һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерделәр. Шулай ук балаларга спорт уены һәм «Роботлар» метафорик карталары белән эш тәкъдим ителде.

Күңел ачу чарасы җәй һәм дуслык турында күңелле җырлар башкару белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International