«Ялкын» приюты педагоглары «Сак булыгыз, ачык тәрәзә!» акциясе уздырдылар

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

19 июль көнне Бөгелмә муниципаль районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты белгечләре «Сак булыгыз, ачык тәрәзә» акциясе үткәрделәр». Кече яшьтәге төркем балаларына тәрбияче С. Рамазанова «Ачык тәрәзә – бала өчен куркыныч» дигән мультфильм күрсәтте. Аннан соң балалар белән видеоматериал турында фикер алыштылар һәм өйдә, көнкүрештә куркынычсызлык кагыйдәләре буенча белемнәрне ныгыттылар.

Шулай ук социаль приют педагоглары Э. Булатова һәм А. Гусс ситуатив тематик әңгәмә үткәрделәр, ә тәрбиячеләр О. Петрова һәм Л. Ибраһимова яшүсмерләр белән бергә шәһәр акциясе оештырдылар һәм бөгелмәлеләргә «Куркынычсыз тәрәзәләр» дигән буклетлар тараттылар. Ата-аналарга балаларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплылык турында искә төшерделәр.

Барлыгы чарада шәһәрнең 50 кешесе һәм 31 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International