Татарстанның Хезмәт министрлыгы хакимият органының иң яхшы архивы конкурсында җиңүче булды

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында 2021 елда «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының туплау чыганагы – коммерцияле булмаган оешма һәм ачык хакимият органының иң яхшы архивы» республика конкурсында җиңүчеләргә дипломнар тапшыру һәм грантлар бирү турындагы килешүләргә кул кую тантанасы узды.

ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова катнашында үткәрелгән чарага видеоэлемтә режимында республика муниципаль берәмлекләре дә кушылды.

Конкурста беренче урынны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы яулады. Министр Эльмира Зарипова үз чыгышында ведомство архивын камилләштерү проекты турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International