Бөгелмә яшүсмерләре арасында халык уеннарын популярлаштыралар

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

Халык уены – балаларны гореф-гадәтләргә җәлеп итү, патриотик хисләр һәм туган ил мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү ысулларының берсе.

Ял көннәрендә Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Марина Токмачева һәм Светлана Кирдина «Татарстан халыкларының хәрәкәтчән уеннары» дигән чара уздырдылар. Ул Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.

Күңел ачу чарасында балигъ булмаган балалар катнашты. Оештыручылар аларны татар халкының уеннары белән таныштырдылар, татар авылларында яшьләр арасында хәрәкәтчән уеннар киң таралуы турында сөйләделәр. Балалар күп кенә уеннарның халык бәйрәмнәре, йолалары белән бәйле булуын һәм алар үз эченә спорт ярышлары һәм театральләштерелгән тамаша элементларын алуын белделәр.

Танып-белү өлешеннән соң яшүсмерләр төрле уеннар уйнадылар, күтәренке һәм яхшы кәеф алдылар. Барлык катнашучылар да татлы призлар һәм истәлекле бүләкләр алдылар, киләчәктә дә мондый очрашуларда катнашырга теләк белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International