Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турындагы закон нигезендә эш бирүчеләр мәшгульлек хезмәте органнарына буш эш урыннары һәм вакантлы урыннар турында мәгълүмат бирергә бурычлы. Шуның белән бергә, практикада аерым оешмалар тарафыннан закон һәм норматив база таләпләрен үтәмәү очраклары теркәлә.
Шулай итеп, «ТатАИСЭнерго» ҖЧҖнең вазыйфаи заты Казан шәһәре Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә буш эш урыннары турында мәгълүмат тапшырмаган. Шул ук вакытта оешмада вакантлы вазыйфалар булу турында мәгълүмат HeadHunter сайтында урнаштырыла.
2021 елның 25 маенда Татарстан Республикасы Казан шәһәре Вахитов суд районы буенча 8 нче суд участогы җәмәгать судьясы оешманың вазыйфаи затын РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 19.7 статьясында каралган административ хокук бозуда гаепле дип танырга һәм кисәтү рәвешендә җәза билгеләргә карар кылды.
Шуның белән бәйле рәвештә Министрлык халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә буш эш урыннары һәм вакантлы урыннар турында мәгълүматны үз вакытында бирү кирәклеге турында искә төшерә.