Россия Махсус Олимпиадасының Татарстан республика бүлекчәсе һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында Махсус Олимпиада программаларын кертү һәм куллану буенча уртак эш алып бара.
Россия Махсус Олимпиадасы тарафыннан инвалидлар, шул исәптән үсешләренең менталь үзенчәлекләре булган кешеләр яши торган стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмаларына адаптив физик культура һәм адаптив спорт белән шөгыльләнүне, гомуми физик әзерлек белән шөгыльләнүне гамәлгә ашыру өчен булышлык күрсәтү кысаларында, Татарстан Республикасының сигез учреждениесе спорт инвентаре һәм җиһазлары алды.
Спорт инвентарьлары исемлегенә спорт маталары һәм гимнастика ковриклары, футбол, баскетбол һәм волейбол туплары, капкачы перчаткалары, бадминтон җыелмасы һәм башкалар керә.
Татарстанда мондый ярдәмне Яшел Үзән, Казан, Яңа Чүриле, Алабуга һәм Чистай психоневрология интернатлары, тернәкләндерүнең заманча медик-социаль технологияләрен кулланып хезмәт күрсәтүче Кама Аланы психоневрология интернаты, Дәрвишләр бистәсенең һәм Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат-йортлары алачак.
Билгеләп үтәбез, ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә психоневрология интернатлары хәзер психик бозылулары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортлар дип исемләнә.
Спорт җиһазларын Махсус Олимпия хәрәкәтен үстерү һәм интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган затларны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максатларында кулланырга планлаштыралар.