«Шатлык» үзәге инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр белән эшләүне дәвам итә

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль технологияне гамәлгә ашыру дәвам итә. «Развивайка» клубының төп максаты – инвалид баланың тормыш сыйфатын күтәрү, бергәләп вакыт уздыру юлы белән балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү.

Үзенчәлекле балалар һәм аларның ата-аналары белән эшләүдә психологлар төрле ысуллар һәм техникалар кулланалар: арт-терапия, әкият, курчак һәм пластилин терапияләре, шулай ук ком терапиясе, фигуралар белән эшләү һ. б. Курчак терапиясе стрессларны һәм куркуларны кисәтү һәм җиңү буенча танылган методлар арасында алдынгы урыннарның берсен алып тора. «Развивайка» клубында чираттагы дәрес нәкъ менә шушы психологик коррекция ысулын кулланып оештырылды.

«Шатлык» үзәгенә кунакка шәһәр мәдәният йортының «Мальвина» марионеткалар театры килде. Чарада катнашучыларга «Төлке һәм аю» спектакле һәм Г. Тукай әсәрләре мотивлары буенча викторина тәкъдим ителде.

Очрашу балаларга һәм аларның әти-әниләренә бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International