ТР Хезмәт министрлыгында Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына әзерлек турында фикер алыштылар

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

Бүген Министрлыкта социаль инклюзияне үстерү, шулай ук 2022 елда Казан шәһәрендә узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары мирасы буенча эшче төркем утырышы узды.

Эшче төркем җитәкчесе – Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. Чарада шулай ук «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» АКБО, Россия Махсус Олимпиадасының Татарстан Республикасы бүлеге, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Социаль үсеш идарәсе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, «Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт университеты» ЮҺБ ФДБМУ, «Балаларда көч» Хәйрия фонды, Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе һәм Физик культура һәм спорт комитеты вәкилләре катнашты.

Киңәшмә кысаларында Бөтендөнья кышкы уеннар чараларын уздыруга әзерлек барышы һәм менталь тайпылышлары булган кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту буенча чараларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Моннан тыш, социаль инклюзияне үстерү һәм үсеш үзенчәлекләре булган затларны, шул исәптән стационар дәүләт учреждениеләрендә яшәүче затларны, аларның сәләтләрен исәпкә алып, тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләренә җәлеп итү өчен өстенлекле эш юнәлешләре, шулай ук барлык юнәлешләр буенча алга таба эшне дәвам итү өчен планлаштырылган юнәлешләр каралды: физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәтләндерү чараларын һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлтелгән чараларны үткәрү, шулай ук бу затларның мөстәкыйль тормышка максималь рәвештә җайлашуы өчен шартлар тудыруга, аларга яшәү урыны буенча спорт, иҗади, профессиональ үз-үзләрен күрсәтү өчен уңай һәм сыйфатлы тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтү мөмкинлекләренә булышлык итү һ. б. Комплекстагы барлык бу чаралар инвалидларның, шул исәптән менталь тайпылышлары булган затларның, аларның якыннарының һәм туганнарының тормыш шартларын һәм сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International