Арчада социаль хезмәт алучылар өчен мастер-класс һәм экскурсия үткәрелде

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

Узган җомгада Арча районының «Мәрхәмәтлек үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучылары Р. Т. Шакирова җитәкчелегендә балалар сәнгать мәктәбендә булдылар.

Сынлы сәнгать укытучысы Айгөл Галимҗанова «Чәчәк атучы сирень» дигән мастер-класс үткәрде. Шулай ук сәнгать мәктәбендә булганда балалар күргәзмә белән таныштылар, мәктәп укучылары белән очраштылар. Мастер-класс һәм экскурсия бик кызыклы һәм эчтәлекле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International