Аксубай районында профилактика субъектлары белән укыту семинары уздырдылар

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең 2021 елның 28 апрелендәге 08/21 номерлы карарының 3.3 пунктын үтәү йөзеннән Аксубай районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре профилактиканың барлык субъектлары катнашында чираттагы укыту семинары уздырдылар.

Утырыш «Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» бердәм банкына вакытында мәгълүмат бирү өчен җаваплы белгечләрне укытуга юнәлдерелгән иде. Бүлек белгечләре семинарда катнашучыларга базаны тутыру буенча киңәшләр бирделәр, шулай ук еш очраган хаталарга да игътибар иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International