«Астра» үзәге тернәкләнүчеләрен Алабуга музейлары белән таныштыралар

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

21 нче май көнне Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Алабуга шәһәре музейлары» дигән танып-белү әңгәмәсе узды. Чараның максаты – балаларны шәһәр тарихы, тарихи шәхесләр белән таныштыру, шулай ук күзаллауларын киңәйтү һәм танып-белү эшчәнлеген үстерү.

Дәрес барышында тәрбияче балаларга меңьеллык шәһәрнең тарихы турында сөйләде. Балалар шәһәр музейлары турында видеофильм карадылар, соңыннан күргәннәр турында фикер алыштылар. Катнашучылар шулай ук Алабуганың кайсы музейларында булырга теләүләре белән дә уртаклаштылар.

Әңгәмәдә 15 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International