«Салават күпере» үзәге карамагындагылар тәвә кошы фермасында булдылар

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Марина Токмачева һәм Светлана Кирдина аз тәэмин ителгән, күп балалы һәм мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен «Страус и Ко» фермер хуҗалыгына хәйрия экскурсиясе оештырдылар.

Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе – Эдуард Шәфигуллин. Ул кунаклар өчен экзотик һәм гадәти булмаган кошлар дөньясына мавыктыргыч һәм онытылмаслык экскурсия үткәрде. Ферма хуҗасы тәвә кошларының төрле токымнары, аларны карау үзенчәлекләре турында күп кенә кызыклы әйберләр сөйләде, 1 кг якын тәвә кошы йомыркасын күрсәтте.

Тәвә кошларыннан тыш, фермада әле павлиннар, тавыклар, куяннар, кәҗәләр яши. Балалар алар белән дә бик теләп таныштылар. Кунаклар фермага үзләренең сыйлары белән килгән иде һәм алар бик теләп терлекләрне ашаттылар.

Экскурсия бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International