«Исток-Башлангыч» үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен дәрес узды

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

«Ладошки» инклюзив театры эше кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Елена Гыйзитдинова мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре катнашында төркемле дәрес үткәрде.

Театральләштерелгән эшчәнлек эмоциональ сфераны коррекцияләү һәм үстерүгә, коммуникацияләрне үстерүгә ярдәм итә, социаль тотыш күнекмәләрен формалаштыра.

Башта төркемдә катнашучыларга «Йомры икмәк» аудиоәкиятен тыңларга тәкъдим ителде. Соңыннан балалар педагог һәм ата-аналар белән бергә аппликация ясадылар.

Әкиятне сәнгатьле итеп кычкырып укыганнан соң балалар арасында рольләрне бүлештеләр. Рольләр буенча әкият уйнату һәр катнашучының эмоциональ өлкәсен активлаштырды, сүзлек запасын баетты, үз-үзенә ышанычны үстерүгә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International