16-18 май көннәрендә Казан шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар театр студияләренең «Театр – AII Inclusive» IV Республика фестиваленең финал этабы узды.
Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең «Цветик-семицветик» театр студиясе конкурста III урынны яулады.
К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актерлары балалар өчен актерлык осталыгы һәм сәхнә сөйләме буенча мастер-класслар үткәрделәр. Буш вакытларында балалар Татарстан башкаласының музейларында һәм истәлекле урыннарында булдылар.
«Цветик-семицветик» театр студиясе конкурста инде өченче ел катнаша. Балалар өчен бу театр эшчәнлеге аша үз сәләтләрен һәм талантларын күрсәтү өчен тагын бер мөмкинлек.