«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» программасы буенча чираттагы дәрес уздырдылар. Тыңлаучылар арасында – өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортның 14 белгече.
Чараның максаты – аз хәрәкәтләнүче гражданнарны караучы хезмәткәрләрне яшь яки инвалидлык буенча үз-үзләренә хезмәт күрсәтә алмаган гражданнарны карау күнекмәләренә өйрәтү, шулай ук тернәкләндерүнең техник чараларын дөрес кулланырга өйрәтү.
Дәреснең практик өлешендә тыңлаучыларга тернәкләндерү чаралары ярдәмендә авыручыларны ничек күчерергә икәнлеге күрсәтелде, теоретик өлештә өзлегүләрне профилактикалау, урын өстендәге авыруны ашатканда аны дөрес итеп урнаштыру турында сөйләделәр.
Алынган белемнәр һәм күнекмәләр даими рәвештә чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ булган кешеләр өчен тулы һәм лаеклы тормыш шартлары булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
