20 май көнне Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Минем гаиләм» дип исемләнгән асфальтта рәсем конкурсы үткәрделәр. Иҗади чара 15 майда билгеләп үтелгән Халыкара гаилә көненә багышланган иде.
Конкурста Ырынгы урта гомуми белем бирү мәктәбе балалары катнашты. Укучылар рәхәтләнеп асфальтта үз уй-ниятләрен тормышка ашырдылар, өй, гаилә ясадылар.
Оештыручылар әйтүенчә, мондый чаралар әхлакый сыйфатларны тәрбияли, гаиләгә мәхәббәт һәм тугрылык формалаштыра, сәнгать осталыгын үстерә.