«Наз» комплекслы үзәгендә пионерларның төп законнарын искә төшерделәр

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

19 май көнне Аксубайның «Наз» үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә пионерлар оешмасының туган көнен билгеләп үттеләр. Ял итүчеләр игътибарына пионерлар оешмасының барлыкка килү тарихы, Бөек Ватан сугышы елларында пионерлар эшчәнлеге турында тарихи фактлар тәкъдим ителде.

Социаль хезмәт алучылар тимурчылар хәрәкәтен, пионерлар турында әдәби әсәрләрне искә төшерделәр, пионер җырларын башкардылар. Шулай ук бу көнне кызыклы тематик викторина үткәрелде.

«Пионерлар оешмасы – ул безнең тарихыбызның аерылгысыз өлеше. Хәзерге буынга пионерның төп васыятьләрен истә тоту һәм тапшыру мөһим: гадел, җаваплы һәм битараф булмаган кеше булу», – дип уртаклашты психолог Лилия Лукина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International