Лениногорск районындагы «Исток-Башлангыч» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә менталь инвалидлыгы булган кешеләрне уңышлы социальләштерү технологияләрен тормышка ашыру дәвам итә.
Шушы көннәрдә учреждение психологы Зилә Садыкова «Үз-үзеңә ярдәм итү техникаларын үзләштерү» темасына тренинг-психологик дәрес үткәрде. Катнашучыларны үз эмоциональ халәтләрең белән идарә итү һәм аларны контрольдә тоту техникалары белән таныштырдылар. Шулай ук аларга башкару өчен берничә күнегү тәкъдим ителде.
19 нчы май көнне гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре менталь инвалидлыгы булган затлар белән арт-терапия дәресе үткәрделәр. Катнашучыларга «Ниткография» технологиясен сынап карарга тәкъдим иттеләр. Мондый традицион булмаган рәсем ясау техникасы иҗади фикерләүне һәм башка уңай сыйфатларны үстерә.