Казанда балалар ышаныч телефонын популярлаштыру буенча акция узды

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

17 май көнне Казан шәһәренең Киров районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Кыен булса, шалтырат кына!» дигән урам акциясе уздырдылар. Чара балалар ышаныч телефонын популярлаштыруга юнәлдерелгән иде.

Актив рекламага карамастан, ышаныч телефоны турында һәркем дә белми икән. Шуңа күрә балаларга һәм яшүсмерләргә ярдәм хезмәте турында мәгълүмат бирү зур әһәмияткә ия.

Акция барышында балигъ булмаганнарга һәм аларның ата-аналарына шалтыратырга кирәк булган хәлләр турында белешмәлекләр тапшырылды. Ата-аналарга шалтырату бушлай һәм аноним, линиягә балалар белән аралашу, виртуаль куркынычсызлык һәм башка мөһим темалар буенча шалтыратырга мөмкин, дип аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International