18 нче май көнне Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә декрет ялында булган хатын-кызлар, шулай ук хезмәт мөнәсәбәтләрендә булмаган һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган хатын-кызлар катнашында җыелыш узды. Гражданнарга «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында аерым категория гражданнарга һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру турында мәгълүмат бирелде.
Җыелышта катнашучыларга «Россиядә эш» («Работа в России») порталында укуга гариза бирү тәртибе турында сөйләделәр. Шулай ук алар Татарстан Республикасындагы белем бирү программалары исемлеге, федераль проект кысаларында белем бирүче федераль операторлар һәм белем бирү оешмалары белән таныштылар. Мәшгульлек үзәге директоры урынбасары Ләйсән Баһаветдинова һәм профконсультант Юлия Полякова гражданнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.