9 майда барлык бәйрәм мәйданчыкларында да диярлек кыр кухнялары эшли. Бу Т-34 танкы яки легендар «Катюша» кебек үк Җиңү символы. Армиянең сугышчан сәләте нәкъ менә кыр кухнясы эшенә бәйле булган. Солдатларга кайнар аш ашату җиңелләрдән булмаган, чөнки ут һәм атулар астында ашарга әзерләргә туры килә.
Бөек Җиңү көнендә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре бәйрәм чарасындагы кыр кухнясы эшендә катнаштылар. Алар теләге булган һәркемне солдат боткасы һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Мондый чаралар ярдәмендә, оештыручылар һәм чарада катнашучылар сүзләренә караганда, совет халкының Җиңүгә керткән өлешен беркем дә онытмаячак.