«Ялкын» социаль приютында мавыктыргыч фестиваль оештырдылар

2021 елның 6 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Минем туган ягым» дигән фестиваль узды.

Педагоглар Энҗе Булатова, Юлия Лунева һәм Ольга Петрова җитәкчелегендә яшүсмерләр «Рус ишегалдысы» дип исемләнгән фольклор кичә оештырдылар һәм приютта тәрбияләнүчеләрне рус халык мәдәнияте элементлары белән таныштырдылар. Шулай ук балалар халык биюен дә өйрәнделәр.

«Аулак өй» фольклор чарасын тәрбиячеләр Наилә Шәйхуллина һәм Элеонора Фәтхуллина оештырдылар. Театральләштерелгән чара ярдәмендә педагоглар балаларны татар халкының гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныштырдылар.

Шулай ук социаль приют балалары аш-су мастер-классында катнаштылар, яулык бәйләргә өйрәнделәр, түбәтәй һәм читекләр бизәделәр, халык уеннары уйнадылар. Алар төрекмән халкының көнкүреше белән дә таныштылар. Тәрбиячеләр традицион чәй табыны да әзерләгән иде.

Әлеге чара балаларның күзаллауларын киңәйтүгә һәм төрле милләт вәкилләренә карата толерант мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International