Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын тормышка ашыру кысаларында Актаныш районы «Игелек үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә чираттагы төркемле дәрес узды.
Тернәкләндерүнең техник чараларын һәм инвалидларны караганда кирәк булган җиһазларны кулланып, тыңлаучыларга өзлегүләрне дәвалау һәм профилактикалау турында сөйләделәр. Дәрес барышында катнашучылар өзлегүләр барлыкка килү сәбәпләрен һәм аның куркынычлыгын белделәр, шулай ук аларның барлыкка килүен булдырмау буенча чаралар белән таныштылар.