Социаль хезмәтләр алучыларның тормыш сыйфатын яхшырту максатыннан Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Гарденотерапия» технологиясе уңышлы кулланыла. Эшчәнлекнең бу төре психотерапевтик юнәлешкә ия, бу исә аны өлкәннәрнең эмоциональ, физик халәтен яхшырту өчен кулланырга мөмкинлек бирә.
«Гарденотерапия» технологиясе ел әйләнәсендә кулланыла. Җәйге вакытта өлкәннәр йорт яны участокларында эшләсә, кышын алар бүлмә гөлләрен карыйлар.
Иртә яздан социаль хезмәт алучылар социаль хезмәткәрләр белән бергә җир һәм үсентеләр өчен савытлар әзерлиләр, март-апрель айларында орлыклар утырталар һәм үсентеләр үстерәләр. Шулай ук өлкәннәр үзләренә ошаган чәчәкләрне үрчетү белән дә шөгыльләнәләр. Чәчәк үстерү һәм карау буенча китаплар һәм журналлар, үсемлекләрнең файдасы турында басмалар уку да популяр.