Питрәч районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Йортларга йөрү» технологиясе кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар өчен чираттагы дәресләр уздырдылар.
Гаилә белән социаль-психологик эш технологиясе инвалид баланы һәм аның ата-анасын квалификацияле социаль-педагогик һәм социаль-психологик ярдәм белән тәэмин итә ала.
Чара барышында социаль педагоглар М. Монтессори методикасын кулланып, әйләнә-тирә дөньяны танып белүгә һәм баланың эчке ресурсларын үстерүгә юнәлтелгән арт-терапия дәресләре үткәрделәр. Ата-аналар даими дәресләр хәрәкәт итү функцияләрен, баланың эмоциональ торышын яхшыртуга ярдәм итә, дип билгеләп үтә, ә уртак чаралар балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгыта.