Министр урынбасары Наталья Бутаева гражданнарны кабул итте

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

Бүген, 13 апрель көнне, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева Балтач муниципаль районында гражданнарны кабул итте. Республика ведомствосы вәкиле белән очрашуга биш кеше килде. Алар барысы да үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Шулай ук эш сәфәре кысаларында министр урынбасары социаль өлкә учреждениеләрендә булды: социаль яклау бүлегендә, Республика матди ярдәм үзәгенең 13 нче бүлекчәсендә, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә. Хезмәт коллективлары белән очрашуда тармакның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар, эшнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International