Бүген Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов эш сәфәре белән Түбән Кама шәһәрендә булды. Анда ул «Хезмәтне саклау» компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар»(WorldSkills Russia) милли чемпионаты финалында катнашу өчен республика җыелма командасы әгъзалары һәм эксперт-компатриотлары белән очрашу үткәрде.
Чемпионатта республика данын Н. В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте студенты Артур Галактионов яклаячак. Әлеге компетенция буенча эксперт-компатриот – Наталья Фәрхетдинова.