«Актив озын гомерлелек» проекты кысаларында Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында компьютер грамоталылыгы буенча дәресләр дәвам итә. Аларга йөреп, социаль хезмәт алучылар компьютерда эшләү күнекмәләрен ала.
Компьютер грамоталылыгына өйрәтү социаль хезмәт алучыларны социальләштерүгә ярдәм итә, аларның танып-белү активлыгын стимуллаштыра һәм мәгълүмати компетентлыкны арттыра. Компьютер сыйныфында шөгыльләнү буш вакытны файдалы итеп үткәрергә, заманча тормыш шартларына тизрәк җайлашырга, үз көчеңә ышаныч табарга һәм үз мөмкинлекләреңне тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.