Казан психологлары яшүсмерләргә сәламәт яшәү рәвеше формуласын чыгарырга булыштылар

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

«2014-2025 елларга Татарстан Республикасы халкы арасында наркоманияне профилактикалау» ярдәмче программасы кысаларында Казан шәһәренең Мәскәү районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары балигъ булмаган хезмәт алучылар белән интерактив дәрес үткәрделәр.

Берничә ай инде бүлек психологлары ярдәмендә «Сиңа монда» яшүсмерләр төркеме эшләп килә. Бөтендөнья сәламәтлек көне анда катнашучыларны очраштыру өчен менә дигән сәбәп булды. Дәрес барышында балалар үзләренең бәйлелеккә каршы тору сәләтләрен тикшерделәр, никотин, хәмер һәм наркотикларга бәйлелек зарары турында видеоматериал белән таныштылар, шулай ук «Сәламәт яшәү рәвеше белгечләре» викторинасында катнаштылар.

Психологлар сүзләренә караганда, дәрес яшүсмерләрнең игътибарын сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итәргә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International