Социаль эш буенча белгечләр балаларда республика тарихы белән кызыксыну тәрбияли

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

8 апрель көнне Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Бердәм Россия» партиясенең беренчел бүлекчәсе ярдәме белән балигъ булмаган балалар өчен Җиңү паркына экскурсия оештырдылар.

Гид танылган Казан экскурсоводы, танкист Артур Василевицкий иде. Балалар Бөек Ватан сугышы тарихының фаҗигале битләре, парк территориясендә 1418 агач утыртылганлыгы турында белделәр. Шулай ук балалар Бөек Ватан сугышы чорының техникасы белән таныштылар.

Экскурсия патриотик хисләр формалаштыруга, үз илең һәм республика тарихына карата кызыксыну тәрбияләүгә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International