Зәйнең мәшгульлек үзәге вакансияләр онлайн-ярминкәсе оештырды

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

Шушы көннәрдә Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге базасында онлайн режимда вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

Чарада ике предприятиенең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты: «ТЭМПО» Кама металл конструкцияләр заводы һәм «Ремдизель» АҖ.

Эш эзләүчеләргә түбәндәге вакансияләр буенча 91 эш урыны тәкъдим иттеләр: электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, инженер-технолог, металл кисүче, тәэмин итү буенча инженер, кран машинисты, механик җыю эшләре слесаре, программа белән идарә итү станоклары операторы, слесарь-җыючы, автомат линияләрне һәм агрегат станокларын көйләүче, автомобильләрне ремонтлау буенча слесарь, метрология буенча инженер, буяучы, ярдәмче эшче, икътисадчы, йөкче һ. б.

Вакансияләр ярминкәсендә 12 граждан булды, 3 кеше эшкә юллама алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International