Россия Банкы өлкән буын гражданнары һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләре өчен финанс грамоталылыгы буенча бушлай онлайн-дәресләр оештырды. Дәресләргә шулай ук Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре һәм хезмәт алучылары да кушылды.
Язгы сессиянең барлык онлайн-дәресләре «Тормыш өчен экономия», «Банк хезмәтләре: ярдәмче итеп банк сайлыйбыз», «Финанс мошенниклык: үзеңне һәм үз гаиләңне яклау» темаларына бүленгән. Тыңлаучылар исәп-хисап алып барырга, финанс хезмәтләреннән файдаланырга өйрәнәләр. Экспертлар аңлаешлы итеп алдакчылардан саклану ысулларын аңлаталар.
Тыңлаучыларның сүзләренә караганда, курста өлкән буын өчен бик мөһим темалар күтәрелә.