Зәйдә балалар өчен һөнәри юнәлеш бирүче чаралар уздырыла

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

Зәйнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре шәһәрнең балалар бакчаларында һөнәри юнәлеш бирүче чаралар уздыралар. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында дәресләр татар телендә уза.

8 һәм 12 апрельдә белгечләр «Алтынчәч» һәм «Кояшкай» балалар бакчаларында булдылар. Чара барышында профконсультант балаларга кызыклы һөнәрләр дөньясы турында сөйли, тематик мультфильм күрсәтә. Шулай ук балалар төрле уеннар уйныйлар, мәшгульлек үзәге вәкиленең сорауларына җавап бирәләр, ата-аналарының һөнәрләре турында сөйлиләр.

Дәрес ахырында балалар бүләккә төрле һөнәрләр рәсеме төшерелгән значоклар ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International