Казанда «Минем белән оч» проектын гамәлгә ашыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

8 апрельдә Татарстанда төбәкне «Минем белән оч» бөтенроссия проектын гамәлгә ашыруга кертү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Эшлекле очрашу ТР буенча Медик-социаль экспертиза баш бюросы базасында узды.

Чарада ГХФ «Минем белән оч» проекты операторы, Балаларга ярдәм итү һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту хәйрия фонды җитәкчесе, Мәскәү шәһәренең «Бәхетле гаилә» үзәкләре җитәкчесе Екатерина Иноземцева, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре, шул исәптән министр урынбасары Адель Мөбәрәкшин, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, «Балаларда көч» хәйрия фонды вәкилләре һ. б. катнашты.

Очрашуда катнашучылар билгеләп үткәнчә, адаптив физик культура һәм спортны үстерү мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең сәламәтлеген ныгыту, социаль адаптацияләү өчен мөһим чара булып тора, ә бу юнәлештә тормышка ашырыла торган проектлар зур игътибарга лаек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International