Татарстанлылар – Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия Спартакиадасы призерлары

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

5-9 апрельдә Тамбовта Махсус Олимпиаданың өстәл теннисы һәм юнифайд-өстәл теннисы буенча Бөтенроссия Спартакиадасы узды. Ярышларда илнең 22 төбәгеннән командалар катнашты, медальләр өчен көрәшне 250гә якын катнашучы алып барды.

Спорт ярышларында Кама Аланы һәм Яшел Үзән психоневрологик интернатларында социаль хезмәт алучылар да катнашты. Өч көнлек ярыш нәтиҗәләре буенча татарстанлылар Булат Ситдыйков һәм Анатолий Барсков икенче урынны яуладылар. Геннадий Соловьев, Эльвира Кәримова һәм Марина Меретякова бронза медальләргә ия булдылар.

Ярышлардан буш вакытларында Татарстан командасы шәһәрнең истәлекле урыннарында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International