Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы балигъ булмаганнарга карата рәхимсез мөгамәлә һәм көч куллануны профилактикалау буенча социаль-тернәкләндерү эшен иң яхшы оештыруга социаль программалар конкурсы уздыра.
Конкурсның максаты – балаларга карата мәрхәмәтсез карашны кисәтү, көчләү һәм рәхимсез мөгамәлә корбаны булган балаларны тернәкләндерү өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне ачыклау һәм гомумиләштерү.
Конкурста Министрлык карамагындагы гаиләгә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү дәүләт учреждениеләре катнаша ала.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
- Җаваплы ата-аналык формалаштыру, балаларга карата рәхимсез карашны алдан кисәтү;
- Социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балигъ булмаганнарның виктим үз-үзләрен тотышын профилактикалау;
Конкурста катнашу өчен социаль хезмәт күрсәтү оешмалары 2021 елның 10 маеннан 21 маена кадәр форма буенча гариза җибәрергә тиешләр (Нигезләмәне карагыз).
Конкурска йомгак 2021 елның июнендә ясалачак.
Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы эшләр җыентыгы булдырылачак, ул «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге» ДКУ сайтында, инновацион технологияләр банкында урнаштырыла.
Конкурсны үткәрү мәсьәләләре буенча консультацияләрне 8 (843) 236-45-56 телефоны буенча алырга мөмкин.