Иртәгә Казанда вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

13 нче апрель көнне Казан шәһәренең Идел буе районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырачак.

Ярминкәгә килүчеләр район предприятиеләрендәге буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында мәгълүмат ала, эш бирүчеләр белән аралаша һәм хезмәт шартлары турында фикер алыша, беренчел әңгәмә уза алачаклар. Шулай ук казанлыларга эшкә урнашу, һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирү, хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәкләр. Мәшгульлек үзәге белгечләре вакансияләр ярминкәсендә катнашучыларга дәүләт гарантияләре һәм мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган хезмәтләр турында сөйләячәкләр.

Барлык хезмәтләр дә бушлай күрсәтелә.

Битлек режимын үтәү мәҗбүри.

Чара 9.00 дан 12.00 гә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Оренбург тракты ур., 8 йорт («Казан ярминкәсе» КҮ, конгресс-үзәк).

Белешмәләр өчен телефон: (843) 224-85-63.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International